ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда теләгән кеше моңа кадәр кулланылышта булган кәгазь хезмәт кенәгәсеннән  баш тартып, электрон хезмәт  кенәгәләренә өстенлек бирә алуын хәбәр итә.

            Электрон хезмәт кенәгәгләренә күчү барлык  гражданнар өчен  дә ирекле һәм бу эш гражданнарның ризалыклары  буенча башкарыла.

            Эшкә беренче  тапкыр 2021 елда урнашучылар искәрмә булып тора. Аларның хезмәт юлына кагылышлы  барлык мәгълуматлар бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.

            Гражданин хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләгән очракта ул 2020 ел ахырына кадәр эш белән тәэмин итүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, болай эшләгәндә, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазьдәге варианты белән параллель алып барыла.

            Шунсын да искәртү зарур, хезмәт кенәгәсенең электрон вариантында да, кәгазьдәгесендәге кебек үк, барлык мәгълүматлар – эш урыны һәм вакыты, вазифа , квалификация , эшкә кабул  итү һәм эштән азат ителү көне, хезмәт килешүен өзүнең нигезе туплана.

            Электрон хезмәт кенәгәсе түбәндәге өстенлеләргә ия:

- Хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълумаларны тиз һәм җайлы күрә ала, барлык мәгълумат Россия Пенсия фондының pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре Порталының – gosuslugi.ru сайтында тупланган. Ахыргы хезмәт урынына, Россия Пенсия фондының территориаль органнарына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать  итеп, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматны язма рәвештә дә алырга мөмкин.

- Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларда ялгышлар һәм төгәлсезлекләр җибәрелү минимум дәрәҗәсендә була.

- Эшкә дистанцион рәвештә урнашу мөмкинлеге  - эшкэ урнашканда, гражданин эшкә алучы адресына электрон имза белән бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыннан юллый ала.

- Эш бирүчеләрнең хезмәт кенәгәләре алу, бару һәм саклауга  бәйле чыгымнары кими.

- Пенсия  шәхси  счетка тупланган мәгълуматлар буенча билгеләнә, өстәмә документлар белән дәлилләү зарурлыгы юк.

- Эш бирүче һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны аналитик  эшкәртүдә яңа мөмкинлекләр ачыла.

- Мәгълуматлар сакланышы һәм  иминлеге – бүгенге көндә Россия Пенсия  фонды мәгълуматлар системасының иминлеге югары дәрәҗәдә.  Мәгълуматлар системасы персональ мәгълуматлар өлкәсендәге законнар җыелмасы кысаларына туры китереп аттестацияләнгән. Системаның эштән чыгуы, мәгълуматларны үзгәртерлек яки юкка чыгарырлык итеп үзгәртү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.

            Шунысын  искәртү урынлы, электрон хезмәт  кенәгәләренә күчү пенсияләрне шәхси лицевой счет мәгълуматларын кулланып рәсмиләштерүне тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, бу исә пенсия билгеләү процессын гадиләштереп кенә калмый, гражданнарның төрле документлар җыюга бәйле вакытын да экономияли.

Эш белән тәэмин итүчеләр өчен үзгәрешләр.

            2020 елның 1 гынварыннан башлап оешмалар иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы  мәгълуматларны Пенсия фондына отчет аеннан соң килгән айның 15 числосыннан соңга калмыйча биреп барырга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан  гражданинны эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълумат оешма тарафыннан Пенсия фондына эшкә алынган яисә эштән азат ителгән көннән бер эш көне дәвамында  тапшырыла.

            Агымдагы  елда электрон хезмәт кенәгәләре буенча беренче отчет Пенсия фондына 2020 елның 15 февраленә кадәр бирелергә тиеш. Әлеге отчетны Пенсия фондына электрон  формада  тапшыру  өчен, эш бирүче беренче чиратта үз операторы аша яисә Пенсия фонды органнарына Электрон документ әйләнешенә тоташтыруны сорап, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

            Әлеге гаризаны биргәннән соң, ул Электрон документ әйләнешенә тоташтырылганлыгы турында уведомление ала, бары шуннан соң гына Электрон документ әйләнеше яки иминиятләштерүче кабинет аша электрон рәвештә отчет җибәрергә мөмкин.

            “Бүгенге көнгә иминиятләштерүче Электрон документ әйләнешенә тоташтырылган иминиятләштерүчеләр дә әлеге процедураны кабат эшләргә тиеш, бу отчетлылыкның яңа формасын имзаларга вәкаләтле булуын ачыклау  өчен эшләнә”, - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

            Мәгълуматлар тапшыру срокларын үтмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълуматлар тапшырган өчен хезмәт инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган.

            “Электрон хезмәт кенәгәләре” нә күчү чоры җайлырак үтсен өчен Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе 2019 ел ахырында ук республикада яшәүчеләр бәлән генә түгел, иминиятләштерүчеләр арасында да мәгълумати аңлату эшләре алып барды. 90 000 нән артык иминиятләштерүчегә “Электрон хезмәт кенәгәләре турында” дигән памяткалар таратылды. Татарстан Пенсия фонды әзерләгән бу кулланмаларда отчет тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча аңлатмалар бирелгән, шулай ук гариза  һәм извещенияләрнең якынча формалары урнаштырылган.

            Моны белү мөһим! Иминиятләштерүчегә Пенсия фондына отчет тапшыру өчен кирәкле барлык документлар (гариза, уведомление,отчет формалары), “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка, кулланма программалар барысы да Россия Пенсия  фонды сайтында (www.pfrf.ru) һәм Татарстан Пенсия фондының www.pension.sprrt.ru региональ сайтында  карарга, кирәк булса, чыгартып алырга мөмкин.         

 


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Пенсия фрнды Бүлекчәсе 2020 елда Бөек Ватан сугышы Ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.

Бер тапкыр гына түләнә торган түләү ветераннарга агымдагы елның апрель - май айларында пенсия акчасы яисә башка социаль түләүләр белән түләнәчәк.

Әлеге түләүне билгеләүне сорап Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр гаризасыз гына башкарылачак.

75 мең сум түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

  1. Сугыш инвалидларына,
  2. “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 1-3 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган сугыш ветераннарына,
  3. Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар,
  4. Бөек Ватан сугышы Финляндия белән Япониягә каршы сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары яисә ирләре,
  5. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарының тол калган хатыннары яисә ирләре.

50 мең сум түбәндәге категория гражданнарга каралган:

  1. “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 4 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган Бөек Ватан сугышы ветераннарына,
  2. нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булган тоткыннарына.

         РФ Президентының 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән  “Җинү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелә торган акчалата түләүләр турында”гы 186 Указы нигезендә алда санап үтелгән түләүләргә өстәп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 10000 сум күләмендә акчалата түләү биреләчәк.

        Гамәлдәге законнар җыелмасы кысаларында РФ Пенсия фонды буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсия, айлык акчалата түләү, өстәмә айлык материаль тәэмин итү һәм Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчалата түләү белән тәэмин ителәләр.

        Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсияләре турында” һәм 2001 елның 15 декабрендә гамәлгә кергән 166 номерлы “Россия Федерациясендә дәүләт пенсион тәэмин итүе” турындагы Федераль Законнар нигезендә алып барыла.

        Закон нигезендә аерым категориягә каралган гражданнар бер үк вакытта ике пенсия ала алалар.

        Аерым караганда, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары (сугышчан хәрәкәтләрдә катнашмаган гражданнарны исәпкә алмаганда) “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук чакырылу буенча хәрби хезмәттә вакытта алынган хәрби җәрәхәтләрдән хезмәт итү чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсион тәэмин итүе буенча тиешле пенсия алу хокукына ия.

Картлык буенча  иминият пенсиясенең күләме гражданинның хезмәт тупланмасына  керткән төп күрсәткечләренә: иминият стажының дәвамлылыгына, хезмэт хакы исәпләүгә, иминият взнослары суммасына бәйле индивидуаль рәвештә билгеләнә.

            Бөек Ватан сугышында катнашкан, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, инвалидлыклары булган очракта, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алу хокукына ия, аларга инвалидлык буенча  пенсия  билгеләнә.

            Пенсия күләме инвалидлыкның төркеменә, сәбәбенә яисә туендыручының үлеменә бәйле. Вафат булган хәрби хезмәткәрнең тол хатыннарына туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнә. 

 

            Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата тәләүләр түбәндәге күләмдә түләнә:

 

№ п/п

Категория

Айлык акчалата тәләү күләме

1

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

5565,32

2

Соңыннан инвалид булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар

5565,32

3

Инвалидлыклары булмаган Бөек Ватан сугышында катншучылар

4173,97

4

Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр

1670,66

5

“Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән затлар

3062,00

6

Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган гомум авыру, хезмәт гарипләнү һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид дип танылган балигъ булмаган тоткыннар (инвалидлыклары аларның хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан затлардан тыш)

5565,32

7

  1. Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар-инвалидлыклары булмаучылар

4173,97

8

Хәрби хезмәт вакытында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең яңа никахка кермәгән  тол хатыннары

1670,66

 

            Өстәмә айлык материаль тәэмин итү Россия Федерациясе  Президентының 2005 елның 30 маендагы  363 номерлы “1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория  гражданнарының материаль хәлен яхшырту  чаралары турында” гы Указы нигезендә билгеләнә.

            Өстәмә айлык материаль тәэмин  итүнең күләме шулай ук гражданинның кайсы категориягә каравына бәйле:

 

№ п/п

Категория

Өстәмә айлык материаль тәэмин итү күләме

1

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

1000

2

Бөек Ватан сугышында катнашучылар

1000

3

Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр

500

4

Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннары

500

5

«Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар

500

6

нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булмаган тоткыннары

500

 

 

 


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 3 декабрьдә  Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

 


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе  «Әниләр көне»н бәйрәм итүгә багышлап, Ана (гаилә) капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.

Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана (гаилә) капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

 

Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.

 

 


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

21 ноябрь көнне, «Әниләр Көне» бәйрәме алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе инициативасы белән, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе белән берлектә, Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында «әниләр мәхәббәте белән Гүзәл дөнья»дигән республика акциясе узачак.

Чара кысаларында тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру һәм концерт программасы планлаштырылган.

 

Республика акциясе узачак

2019 елның 21 ноябре көнне

Вакыт: 11.00 сәг.

Урын: Никахлашу сарае - «Казан " гаилә үзәге»


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Россия Пенсия Фонды 2019 елның 14 ноябрен Бердәм пенсион грамоталылык көне дип игълан итте – бу көнне бөтен ил буенча мәктәп укучылары һэм махсус  урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен пенсия белэн тәмин итү нигезләре буенча дәресләр уткәреләчәк.

    Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре Республиканы ң барлык район мәктәпләрендә укучыларга пенсия алуга хокуклар, анын ничек формалашуы хәм нәрсәгә бәйле булуы, пенсия турында ни очен яшьтән ук кайгыртырга кирәклеген һәм «ак хезмәт хакы» алуның мохимлеге хакында сойләэячәк.

    Пенсия фондының террритриаль органнарында узачак  экскурсияләр барышында укучылар Пенсия  фондында эшнең ничек оештырылуы һәм хезмэткәрләрнең нинди функция башкарулары белән танышачаклар.

     «Бердәм пенсион грамоталылык көне укучы яшьләр арасында ел ахырына кадэр дәвам итәчәк мәгълумат тарату, анлату кампниясенә старт бирә», -  дип билгеләп утте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Булекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

     Элеге акция барышында яшьләрнең конституцион хокукларын яклау, аларны социаль проблемаларын хәл иту (яшьләрнең пенсион сәясәткә активлыгын системалаштыру) максатында  РФ Пенсия фондының Татарстандагы Булекчәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык арасында узара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшу турында Килешугә кул куелачак.

       Исегезгә төшерәбез: инде берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән өйрәну интернет-ресурс эшләп килә. Элеге сайттан укучылар Россиядә Пенсия системасының тө- зелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мавыктыргыч мәгълумат ала алалар.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Документ нигезендә, эш вакыты хезмәт хакы саклап  атнага 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Мәскәү, 12 ноябрь. /ТАСС/. Россия Президенты Владимир Путин 691690-7 номерлы "Авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга гарантияләрне билгеләү өлешендә Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 262 статьясындагы 2 өлешенә үзгәрешләр кертү турында" Законга кул куйды. Документ сишәмбе көнне хокукый мәгълүмат  рәсми интернет-порталында басылды.  

Документ авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга эш вакытының кыскаруын гарантияли. Имзаланган  закон нигезендә  эш вакыты хезмәт хакын саклап атнага 36 сәгатьтән дә артмаска тиеш.

Моңа кадәр әлеге ташлама 1990 елгы РСФСР Югары Советы карары белән регламентлана. Закон Дәүләт Думасы тарафыннан  кабул ителгәнче авыл хатын-кызларының кыскартылган эш көненә хокукы федераль закон белән беркетелмәгән иде.

Документ шулай ук хезмәт шартлары буенча авыл җирлегендәге хатын-кызларның эш көне өлешләргә бүленсә, югары түләү хокукын гарантияли.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен санаулы көннәр калып бара, дип искә төшерә. 
2 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
• физик затлар милкенә салым
• җир салымы
• транспорт салымы
• салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затлар кеременә салым
Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ. б.) килгән белешмәләр буенча формалаштырыла торган салым белдерүләре, шулай ук физик затларның 2-НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр нигезендә башкарыла.
Салым белдерүләре почта аша, ә «физик затлар өчен шәхси кабинет» ннан файдаланучыларга шәхси кабинетка җибәрелә.
Кирәк булган очракта салым хәбәрнамәсен теләсә кайсы салым органында алырга мөмкин яки «минем Документлар " КФҮНӘ гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин»
Салым уведомлениеләре җибәрелмәячәк:
• әгәр салымнар ташламалар булу яки салым тотып калынган акчаны куллануга бәйле рәвештә хисапланмаган булса;
* әгәр дә хәбәрнамәдә салым суммасы 100 сумнан кимрәк булса.
Салым хәбәрнамәсендә төгәлсез мәгълүматлар табылганда бу хакта салым органына теләсә нинди уңайлы ысул (шәхсән, почта, Федераль салым хезмәте сайты яки шәхси кабинет) белән хәбәр итәргә кирәк.
Исәпләнгән салымнарны түләргә мөмкин :
• Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар һәм пошлиналар түләү» һәм «шәхси кабинет» сервислары аша»;
• «дәүләт хезмәтләре " федераль порталы аша»;
• аша кредит учреждениеләре;
• «электрон хөкүмәт»порталы һәм терминаллары аша.


10
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

       Бу көнне шундый гүзәл бәйрәме белән аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов һәм Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева котлады. 

 Радик Мәҗит улы тантаналы шартларда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау хатын укыды.  Юбилее белән котлап, ул Зинаида Сергеевнага   нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде, шулай ук район Башлыгының бүләген тапшырды.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

 Конференциядә безнең районнан "Бердәм Россия" партиясенең Кайбыч районы Советындагы фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева," АК Барс Банк" ААҖнең өстәмә офисы җитәкчесе Илсөя Хафизова, «Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбыч территориаль бүлеге рәисе Александр Акрымов катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International