Казан Изге Ана иконасы чиркәве — Кайбыч районы Морат авылында урнашкан чиркәү.
Чиркәү 1841-1857 елларда җирле алпавыт Надежда Иван кызы Саврасова акчаларына төзелә. Проект архитекторы - Фома Иван улы Петонди.
Бу зур ике яклы чиркәү К. Тонның византия стилендә төзелгән. Чиркәүнең тышкы кыяфәте дә, эчкесе дә совет чорында авыл советы урнашканлыктан зыян күрә.
Соңгы яңарту: 2013 елның 31 июле, 11:02