Документ нигезендә, эш вакыты хезмәт хакы саклап атнага 36 сәгатьтән артмаска тиеш.
Мәскәү, 12 ноябрь. /ТАСС/. Россия Президенты Владимир Путин 691690-7 номерлы "Авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга гарантияләрне билгеләү өлешендә Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 262 статьясындагы 2 өлешенә үзгәрешләр кертү турында" Законга кул куйды. Документ сишәмбе көнне хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылды.
Документ авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга эш вакытының кыскаруын гарантияли. Имзаланган закон нигезендә эш вакыты хезмәт хакын саклап атнага 36 сәгатьтән дә артмаска тиеш.
Моңа кадәр әлеге ташлама 1990 елгы РСФСР Югары Советы карары белән регламентлана. Закон Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгәнче авыл хатын-кызларының кыскартылган эш көненә хокукы федераль закон белән беркетелмәгән иде.
Документ шулай ук хезмәт шартлары буенча авыл җирлегендәге хатын-кызларның эш көне өлешләргә бүленсә, югары түләү хокукын гарантияли.