ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.

          Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең  махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын  яңарту, шулай ук цифрлы профильне  урнаштыру тәртибен аңлаталар.

            Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган.

           Пенсия  яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә  цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы,  үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның  һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр.

            Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм  QR-код формалаштырырга өйрәнәләр.

 

 

        "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган  уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану  уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату,  үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе  эшли).

 


8
май, 2026 ел
җомга

Теләсә нинди сүздән дә кычкырыбрак сөйли торган гамәлләр бар. Бүген, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янына гортензия утыртып, үз җирлеген сүздә түгел, ә эштә яратуын исбатлады. "Гортензия-ул ышанычлылык, ихласлык һәм матурлык символы, әгәр һәркем бер генә чәчәк утыртса да, безнең җирлек чәчәкләргә батачак", - дип шәрехләде Надежда Гавриловна.


25
апрель, 2026 ел
шимбә

Надеждино авыл җирлегендә территорияне җыештыру буенча традицион өмә узды.


24
апрель, 2026 ел
җомга

Узган пәнҗешәмбедә Надеждино авыл җирлегендә күңелне нечкәрткеч акция узды. Авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, Надежда мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары "Хәтер бакчасы"территориясендә яшь чыршылар утырттылар. Мондагы һәр Агач-безнең үткәнебезгә сәҗдә. Алайса, болар высок биек булып үссеннәр, ә халыкның батырлыгы турындагы хәтер мәңгелек булсын!


2
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының социаль фонды дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә кертеп, проактив рәвештә арттырачак; алар ел саен апрельдә индексацияләнә. Татарстанлыларга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми. Өстәмә түләүләр гадәти китерү графигы буенча керәчәк. Индексация дәрәҗәсе узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсешеннән чыгып билгеләнгән һәм 6,8% тәшкил итәчәк.

           "Индексацияне автоматлаштыру кеше факторын һәм клиент хезмәтләрендәге чиратны төшерүгә мөмкинлек бирде. Хәзер йөзләгән мең перерасчет санаулы көннәрдә үзәкләштерелгән тәртиптә башкарыла. Бу безнең дә, пенсионерларның да ресурсларын бик зур экономияләү. Шул ук вакытта түләүләрнең төгәллеге абсолют булып кала, ә түләүләрне алу сроклары үзгәрешсез кала», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча ОСФР идарәчесе Эдуард Вафин.

          Апрельдә индексация узачак күпчелек пенсионерларга түләүләр инвалидлык һәм туендыручысын югалтуга бәйле рәвештә билгеләнгән. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе, "Камалган Севастополь кешесе" билгесе һәм "Камалган Сталинград кешесе" билгесе белән бүләкләнүчеләрнең пенсияләре индексацияләнәчәк. Арттыру шулай ук хәрби хезмәткә алынган хәрбиләргә, радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, очучы-сынаучыларга һәм пенсионерларның кайбер башка категорияләренә кагыла.

        Индексация нәтиҗәсендә дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиянең уртача күләме мең сумнан артыкка артачак һәм 16,1 мең сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга социаль пенсиянең уртача күләме 1,4 мең сумга, 22,6 мең сумга кадәр артачак. Балачактан беренче

 

төркем инвалидларның айлык пенсиясе 1,4 мең сумга артачак һәм 22,6 мең сум тәшкил итәчәк. Һәр алучының өстәмә күләме пенсиянең индивидуаль күләменә бәйле булачак.

          Индексацияләнгән түләүләр пенсионерларга апрельдә гадәти китерү графигы буенча киләчәк.

          1 апрельдән республиканың социаль фонды шулай ук 80 яшькә җиткән пенсионерларны һәм беренче төркем инвалидларны тәрбияләү буенча түләүне арттырачак. Индексациядән соң түләүләр күләме 1,5 мең сумга кадәр артачак. Социаль фонд кеше карау буенча пенсиягә өстәмә түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә һәм шулай ук аны автомат рәвештә индексация барышында күтәрә. Пенсионерлар яки аларны караучы затлар тарафыннан бернинди өстәмә гамәлләр таләп ителми.

           Социаль ярдәм, түләү һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: MAX, ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм да табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

        2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

         Анда  катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.

         Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә  булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә  ай, әмма  12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.

          Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән  соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.

        8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык  түләгәндә, пособие  иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә.

        5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%-  6-12 ай түләгән очракта.

       5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.

        

 

         "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

          Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.

        Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . 

      Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

 

 

 


22
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген "Теләкләр чыршысы" нда катнаштым - тиздән кечкенә кызның хыялын тормышка ашырачакмын. Бүләк сатып алу өчен нибары бер - ике сәгать, һәм берничә көн көтү-ә нәтиҗәдә кайдадыр анда балалар елмаюы кабыначак. Бу яңа ел алды су-зыгысының иң җылы һәм мөһим тойгысы.


15
август, 2025 ел
җомга

2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга  балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.

         Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда  рәсмиләштерү системасы эшли.  Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң,   СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.

         “Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле

 

социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану  өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми,  электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә.

         Татарстан Республикасында яшәүчеләр,  8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай),  СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар .

        Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:

2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган  бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.

         Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага  алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә  бер кешегә айлык керем регионда  җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме  хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу  хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә,  мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар  Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.

         Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена   7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.

         "Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан  алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Әгәр  сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт   - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

         Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге  хезмәтләре турында барлык  мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин


13
август, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген халык белән узган очрашуда 2025 елның 14 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак Татарстан Республикасы рәисен сайлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International