Бу көнне шундый гүзәл бәйрәме белән аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Камалетдинов һәм Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева котлады.
Радик Мәҗит улы тантаналы шартларда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау хатын укыды. Юбилее белән котлап, ул Зинаида Сергеевнага нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде, шулай ук район Башлыгының бүләген тапшырды.