Мәхәллә кешеләре игелекле эштә-Казан-Богородица чиркәве территориясен җыештыруда ярдәм итү үтенеченә актив җавап бирделәр. Чүп-чарны җыеп алып киттеләр, куакларны кистеләр. Ходайга шөкер, уртак хезмәт кешеләргә канәгатьлек һәм шатлык китерде, саф һавада изге урында эшләү дә зур рәхәтлек китерде, чөнки кайда чиста, шунда җан туа бит.