Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Надеждино авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Надеждино авыл җирлеге башлыгы карарлары
Постановления
Карарлар
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү
Казан Изге Ана чиркәве
Авыл җирлекләре
Надеждино авыл җирлеге
Кайбыч районы прокуратурасы Интернетта сату вакытында сатып алучы тарафыннан алдау билгеләре турында КИСӘТӘ :
2024 елның 1 марты, җомга
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
август, 2025 ел
Ата-аналарга яңа туган сабыйга СНИЛС алу өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – фондның Татарстан бүлеге аны автомат рәвештә билгели
2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата. Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда рәсмиләштерү системасы эшли. Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң, СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә. “Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми, электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә. Татарстан Республикасында яшәүчеләр, 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай), СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар . Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:
Татарстан Социаль фонды бүлеге балалары булган 106 меңгә якын гаиләгә бердәм пособие билгеләде.
2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән. Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә бер кешегә айлык керем регионда җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә, мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш. Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена 7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла. "Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Әгәр сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай). Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин
13
август, 2025 ел
Авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу булды.
Бүген халык белән узган очрашуда 2025 елның 14 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак Татарстан Республикасы рәисен сайлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
18
июль, 2025 ел
2025 ел башыннан Татарстанның 800 дән артык күп балалы әнисе пенсиягә вакытыннан алда чыкты
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан. Өч бала тапкан хатын-кыз пенсиягә өч елга иртәрәк- 57 яшьтә чыга ала. Әгәр балалар дүртәү икән, пенсиягә чыгу хокукы дүрт елга алданрак - 56 яшьтә туа. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан әни пенсиягә 50 яшьтә чыга ала. Татарстанның күп балалы әниләре пенсиянең вакытыннан алда билгеләнүенә билгеле бер шартларны үтәгәндә генә исәп тота ала. Аларга кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Шул ук вакытта күп балалы ана баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләргә тиеш. Әлеге кагыйдә уллыкка алынган балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга да кагыла. Балаларны яшь ярымга кадәр карау вакытлары (әмма гомумән алганда 6 елдан артык түгел) иминият стажына кертелә. Шулай итеп, беренче баланы карау чорында елына -1,8, икенче баланы караган өчен - 3,6, ә өченче һәм дүртенче балаларны карау вакытына - 5,4 пенсия коэффициенты исәпләнә. Бала карау ялында булган еллар иминият стажына бары тик ялга китәр алдыннан яки декрет ялыннан соң ук иминият кертемнәре түләнгән эш чорлары булган очракта гына кертелә. "Пенсия билгеләү турында гаризаны пенсиягә чыгу яшенә җиткәнче бер ай алдан күпфункцияле үзәккә яки клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында электрон вариантта бирергә мөмкин. Әниләр шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, стажны һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерү өчен, шәхси счет өземтәсенә заказ да бирә алалар ", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Пенсия билгеләү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (шалтырату бушлай) өстәмә консультация алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз