Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәйкәл тирәсен җыештыру буенча экологик өмә узды. Надеждино авыл җирлеге администрациясе һәм мәктәп хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янын җыештырдылар: узган елгы кипкән үләннәрне, яфракларны җыйдыдылар, акацияләрне кистеләр, косметик ремонт ясадылар. Һәйкәл тирәсен төзекләндерү - ул сугыш узган буын, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында баш ию.