Гриппка каршы вакцинация юкмы?

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Ел саен грипп белән авыручылар санының дәрәҗәсе иң югары булган чор билгеләнә. Мондый чор гриппның эпидемия сезоны дип атала. Көзен, кышын һәм иртә язда авырулар саны  аеруча артып китә .

Гриппны профилактикалауның гомумтанылган һәм иң нәтиҗәле ысулы-вакцинация. Прививкадан соң авыруга каршы иммунитет бер елдан да артмый, шуңа күрә аны саклау өчен ел саен вакцинация үткәрергә киңәш ителә.  

Шуны истә тотарга кирәк, грипп җитди өзлегүләр һәм хәтта үлем белән тәмамланган очракларның сәбәбе булырга мөмкин. Кайберәүләр гриппка каршы вакцина грипп китереп чыгара дип уйлый.   Әмма  бу  - миф.

Прививка авыруны китереп чыгара алмый, бары   иммун системасын саклану антитәннәре эшләп чыгару юлы белән инфекциягә каршы көрәшү өчен стимуллаштыра. Гриппка каршы вакцинаның нәтиҗәлелеге кышкы айлар дәвамында кабул итәргә мөмкин булган барлык специфик булмаган медицина препаратларыннан (әйтик, иммунодуляторлар, витаминнар, гомеопатик чаралар, «халык медицинасы» һ.б.) күпкә артык.

Кагыйдә буларак, саклану эффекты вакцинация ясаганнан соң 10-12 көннән   үсә һәм 12 айга кадәр саклана. Вакытында ясалган вакцинация балалар һәм өлкәннәрнең 80-90% ында грипп белән авыру куркынычын булдырмый кала. Шул ук вакытта, прививка ясатучы грипп белән авырса, авыру җиңелрәк һәм бернинди өзлегүләрсез үтә.

Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә тәкъдим ителә, ләкин ул бигрәк тә 6 айдан зуррак балаларга, хроник авырулар белән интегүче кешеләргә, йөкле хатын — кызларга, шулай ук һөнәри риск төркемнәреннән булган затларга-медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә кирәк дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International