ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсия фонды пенсия һәм посбиеләрнең кайберләрен июль ахырына кадәр дистанцион рәвештә билгели, шулай ук гражданнар сорауларына кирәкле мәгълуматлар бирү, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр вакытын озайту һәм кабат исәпләү  дә ай ахырына  кадәр дистанцион рәвештә башкарылачак.

 

Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү

 

         Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Әлеге төр гаризалар барлык мөрәҗәгатьләрнең 70 процентын тәшкил итә. Күпчелек очракта пенсия гражданнарның ризалыгы буенча Пенсия фондының мәгълумат базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән мәгълуматларга таянып билгеләнә.

         Пенсия яшенә җитеп килгән гражданнарның шәхси лицевой счетларына хезмәт стажы һәм хезмәт хакы, шулай ук пенсия билгеләгәндә исәпкә алынучы страховой булмаган периодлар турындагы мәгълуматлар туплау да Пенсия фондының территориаль органнарында  вакытыннан алда әзерлек эшләре алып барылу хисабына башкарыла. Бу исә агымдагы елның апреленнән июленә кадәр күпчелек пенсияләрне читтән торып билгеләргә мөмкинлек бирә, димәк  пенсионерга клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.           

 

Пенсияне телефон аша дистанцион билгеләү

 

         Кешенең пенсия тәләүне сорап электрон гариза бирергә мөмкинлеге булмаган очракта Пенсия фондының территориаль органнары, аның белән телефон аша элемтәгә кереп, пенсия билгеләүгә ризалыгын алалар, бу факт махсус актка теркәлә. Әлеге документ нигезендә пенсия билгеләү буенча гариза языла һәм аны билгеләү процессы эшли башлый.

 

80 яше тулган гражданнарның пенсияләрен проактив арттыру

 

         Билгеле булганча, 80 яше тулган пенсионрлар картлык буенча иминият пенсияләренә арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия. Быел аның күләме 11 372,5 сум тәшкил итә. Апрельдән июль ахырына кадәр фондның территориаль органнары 80 яше тулган, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы пенсионрларны проактив рәвештә ачыклыйлар. Бу эш пенсионерларга пенсиянең файдалырак вариантын куллануны ачыклау максатында башкарыла. Пенсиянең аерым төрен билгеләү турындагы карар пенсионердан дистанцион юл белән алынган ризалык нигезендә чыгарыла.

 

Инвалидларга пенсия билгеләү һәм пенсия түләү вакытын озынайту

 

         Инвалидлык буенча пенсиянең барлык төрләре һәм кайбер социаль түләүләрне Пенсия фонды инвалидларның Федераль реестры мәгълуматлары нигезендә билгели. Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать иткәндә, инвалидка гариза язарга гына кирәк була, калган барлык мәгълуматлар реестрдан алына.

         Инвалид гаризаны да электрон юл белән җибәргән очракта, пенсия түләүне рәсмиләштерү тулысынча дистанцион юл белән башкарыла. Болардан тыш 2020 елның 1 мартыннан 1 октяберенә кадәр инвалидлыкны билгеләүнең дә вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның буенча барлык процедура, инвалидны медик-социаль экспертиза бюрасына китереп тормыйча, медицина учрежденияесе документлары нигезендә башкарыла.

         Инвалидлыкны озайту да читтән торып башкарыла. Тикшерелү нәтиҗәләре буенча кабат каралу вакыты  җиткән көннән инвалидлык, пенсия һәм башка түләүләр алуга хокук кебек, автомат рәвештә ярты елга озайтыла.

 

Ышаныч кәгазе буенча түләүне озайту

 

         Пенсиясен ышаныч кәгазе буенча башка кешегә рәсмиләштергән пенсионер, Закон нигезендә, пенсия алуын раслау өчен елга бер тапкыр Пенсия фондына яисә пенсия китерүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Июль ахырына кадәр әлеге тәртип тә туктатыла һәм пенсия алу факты расланмыйча, ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү дәвам иттерелә.

 

Пропискасы булмаган пенсионерларга пенсия түләүне озайту

 

         Россиядә даими пропискасы булмаган  пенсионерларга социаль пенсия түләнә. Закон буенча, пенсия билгеләү өчен пенсионер, яшәү урынын күрсәтеп, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Пенсия алуга хокукны югалтмас өчен, гариза  елга бер тапкыр язылырга тиеш. Июль ахырына кадәр яшәү урынын раслау тәртибе вакытлыча туктатыла, пенсионерларга Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәкми.

 

Ана капиталы хисабына айлык түләүләрне озайту

 

         Ана капиталы хисабына айлык акчалата түләү алучы гаиләләргә бу айларда Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү вакыты 1 октябрьдә чыккан очракта, акча автомат рәвештә күчереләчәк.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы буенча Пенсия фоды Бүлекчәсе республикада  ана (гаилә) капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылуы хакында хәбәр итә.

         Юбилей  сертификатына ия булган Исмәгыйловлар гаиләсе Байлар Сабасында яши. Эльвина һәм Ринат Исмәгыйловларның көтеп алынган беренче балалары Самина истәлекле көн – социаль хезмәткәрләр көнендә туган. Һөнәре буенча шәфкать туташы Эльвина  хәзер бар вакытын сабые янында үткәрә, Ринат балалар  иҗат үзәгендә эшли.

         “Кызыбыз туу шатлыгына саллы  материаль ярдәм дә өстәлде. Гаиләләр  иминлеге хакында Республика һәм ил күләмендә кайгыртулары икеләтә куанычлы. Сертификатка өстәп без республикадан өстәмә түләү дә алачакбыз, ул ярдәм Рөстәм Нургалиевич тәгъдиме буенча күрсәтелә”,- дип сөенечләре белән уртаклаштылар бәхетле ата-ана.

         Гаиләнең сертификатны ЗАГС һәм башка ведомостволар биргән мәгълуматлары буенча проактив режимда алуларын да искәртеп узу урынлы булыр. Әлеге мөмкинлектән гражданнар 2020 елның апреленнән башлап файдаланалар. Пенсия фондына мөрәҗәгать  итмичә генә 6370 сертификат бирелде инде. 

         2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай, без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иттек, быел Россия Пенсия фонды оешуга 30 ел тула, бүген без 300 меңенче сертификатны тапшырдык. Бер атна элек Конституциягә  үзгәрешләр кертү буенча лаеклы позициядә булуыбызны күрсәттек һәм әлбәттә, алда Татарстан Президентын сайлаулар хакында да истән чыгармаска кирәк. Мин һәркайсыбызның киләчәк буыннар өчен ышанычлы киләчәк хакына дөрес адым ясаячагына ышанам”, - дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

         Хәтерлисездер, ана  капиталына беренче сертификат ерак 2007 елда тапшырылган иде. Ул вакытта балалы гаиләләргә дәүләт  ярдәменең бер төре 250 мең сум тәшкил итте. Бүгенгә бу сумма 2,5 тапкырга артты һәм 616 617 сумга кадәр җитте. 2020 елдан башлап сертификат гаиләдә беренче булып туган яисә уллыкка алынган балаларга да бирелә, аның күләме 466 617 сум тәшкил итә.

         Программа гамәлдә булган еллар дәвамындагы кебек, бүген дә ана капиталын күбесенчә торак шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелә. Ул гомуми күрсәткечнең  90 процентын тәшкил итә.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

            Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда язмалар урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре очраклары ачыклана.

3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бирелә торган акчалар булачак пенсияләрнең тупланма өлешен киметү хисабына түләнә, дигән дөрес булмаган мәгълумат таратып, мошенниклар уйдырма хәбәр тарата.

          Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән  16 яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләргә акчалата ярдәм Федераль бюджеттан  түләнә һәм берничек тә пенсия күләмен киметми, дип искәртә. Әлеге хәбәр – мошенниклар эше!

           Барлык шикле очраклар туганда татарстанлыларга (843) 279-27-27 номеры буенча Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның маенда алда торган бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

“Татарстан почтасы” Федераль Почта элемтәсе Идарәсе пенсияләрне вакытыннан алдарак түбәндәге көннәрдә китерәчәк:

3-5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2020 елның 2 маенда, почта элемтәсе бүлекчәсенең  эш режимында китереләчәк;

9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак;

Калган көннәрдә пенсияләр графигы буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк.

Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.

Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгатҗ итәргә мөмкин. 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.


24
апрель, 2020 ел
җомга

        Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Моның өчен гаиләнең ана капиталы алуга хокукы булуы шарт булып тора.

         Исегезгә төшерәбез, кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, ана капиталы алуга хокуклары бар, яисә булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү федераль бюджеттан түләнә, ана капиталы күләмен киметми һәм гаиләгә социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләгәндә керем буларак исәпкә алынмый.

         “Акча алу өчен гаризаны es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет яисә gosuslugi.ru порталында агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

          Исегезгә төшерәбез! Изоляция шартларында дәүләт учрежденияләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылып кую буенча гына алып барыла.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Кайбыч районы Клиентлар хезмәте хәбәр итә.

     “Пенсия фондына барганчы, 8(84370)2-10-74 телефон номеры буенча Пенсия фонды Кайбыч районы Клиентлар хезмәтенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(84370)2-10-74 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Кайбыч районы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова.

      Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына,  гражданнарның    www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз.

     Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның  мөрәҗәгать итүе буенча гына карала.

     Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз!

  


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Cудта Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан 1978 елгы Кайбыч районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды. Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаятьне кылуда гаепле дип танылды  (ата-ананың нигезле сәбәпләре булмаган килеш  балигъ булмаган балаларны матди карап тору өчен түләмичә суд карарын бозуы,   бу гамәлнең берничә тапкыр кабатлануы).

Суд утырышында хөкем ителүченең 2019 елның маенда балигъ булмаган баланы матди карап торуга алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылуы билгеләнде. Әмма административ җаваплылыкка тартылган булса да, хөкем ителүче алимент буенча бурычларны каплау буенча бернинди чаралар күрмәгән, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, эшсез сыйфатында исәпкә басмаган, эш эзләп мөрәҗәгать итмәгән, шуңа бәйле рәвештә узган елның октябрендә аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хатынның алимент буенча балигъ булмаган улы файдасына бурычы 45 мең сумнан артык тәшкил итә.

Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, Оксанага 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, эш хакының 5% ын дәүләт файдасына тотылып барылачак.

Район суды хөкеменә шикаять бирелмәде һәм хәзерге вакытта гаепләү карары үзенең законлы көченә керде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Дәүләт һәм муниципаль контрактларны төзегәндә мәнфәгатьләр конфликты - аларны гамәлгә яраксыз дип тану өчен нигез

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар шактый зур финанс ресурслары  җәлеп ителә торган һәм сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларның хокукка каршы ысул белән баерга омтылуы аркасында коррупциоген күренешләргә дучар булган икътисад өлкәләренең берсе булып тора.

Мондый күренешләргә каршы тору максатларында заказчы сатып алуларда катнашучыларга “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында” 44-ФЗ номерлы Федераль законда (алга таба - Контракт системасы турында закон) каралган бердәм таләпләрне билгели.

Шундый мәҗбүри таләпләрнең берсе - сатып алуларда катнашучылар һәм заказчы арасында мәнфәгатьләр конфликты булмау (Контракт системасы турында законның 31 ст. 9 өлеше).

Күрсәтелгән закон белән, мәнфәгатьләр конфликты дигәндә заказчының сатып алулар процессында турыдан-туры катнашучы - физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (ИП) белән;  сатуларда катнашучы файда алучылар - хуҗалык җәмгыятенең турыдан-туры яисә читләтеп (юридик зат яисә берничә юридик зат аша) тавыш бирә торган акцияләренең 10%ыннан күбрәген яисә сатып алуда катнашучы хуҗалык җәмгыятенең устав капиталында 10%тан артык өлешен тәшкил итүче физик затлар белән; хуҗалык җәмгыяте  башкарма органы җитәкчесе (директор, генераль директор, идарәче, президент һ.б.) белән; хуҗалык җәмгыятенең коллегиаль башкарма органы әгъзалары белән; учреждение яисә унитар предприятие җитәкчесе белән; сатып алуда катнашучы юридик затлар идарәсенең башка органнары белән вазыйфаи затларның никахта торуы йә якын туганнары, уллыкка алучылары яисә уллыкка алынганнары булган ситуацияләр аңлашыла дип билгеләнгән.

Мәнфәгатьләр конфликты ачыкланганда, заказчы контракт төзүдән баш тартырга тиеш.

Мәнфәгатьләр конфликты булганда төзелгән контракт вак килешү булып тора, чөнки турыдан-туры закон белән билгеләнгән тыюны боза һәм халык мәнфәгатьләренә яный.

Законнарның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуны гамәлгә ашыруга караган өлешендәге таләпләрен үтәү суд чыгымнары, административ штрафлар рәвешендә тискәре нәтиҗәләрне, шулай ук законлы булмаган контрактны үтәүгә бәйле финанс югалтуларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

 

«Коррупциягә каршы тору турында»  Федераль закон белән оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү бурычы билгеләнде.

Коррупцияле закон  бозуларны профилактикалауда рәсми булмаган хисап төзү һәм ялган документлар куллану фактларын булдырмау зур әһәмияткә ия.

 «Ике» бухгалтерия, «хезмәт хакын түләүнең «соры» схемалары, гамәлдәге салым, хезмәт законнарына һәм бухгалтерлык хисабы турындагы законнарга каршы килеп кенә калмый, ә хезмәткәрләрнең, шул исәптән идарәчел вазыйфалар биләгән хезмәткәрләрнең, оешма мәнфәгатьләренә зыян китереп, җинаять кылу куркынычын арттыра, чөнки аларны рәсми булмаган хисаплылыкны кулланганда яшерү күпкә җиңелрәк (мәсәлән, булмаган чыгымнарны яздыру юлы белән).

Ялган документлар куллануга бәйле коррупцион тәртип бозуның ачык мисалы булып юридик затның бюджет ресурсларын куллана алу максатларында дәүләт контракты буенча үз йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү буларак дәүләт сатып алуларында катнашучы исеменнән ялган банк гарантияләре тәкъдим итү тора, бу РФ Җинаять кодексының 327 ст. 3  өлеше буенча  ялган документ  куллану буларак квалификацияләнә.

 Әлеге җинаятьне кылган өчен сиксән мең сумга кадәр   яки алты айга кадәр чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, йә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә ике елга кадәр төзәтү эшләре, йә алты айга кадәр срокка кулга алу каралган.

Хезмәткә түләүнең минималь күләме – эш хакының закон тарафыннан билгеләнгән минимумы. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12130 сум дип билгеләнде.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133 статьясы нигезендә хезмәт өчен түләүнең федераль законда билгеләнгән минималь күләме:

- федераль бюджеттан финанслана торган оешмалар  тарафыннан - федераль бюджет акчалары, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- Россия Федерациясе субъектлары бюджетларыннан финанслана торган оешмалар тарафыннан - Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары акчалары исәбеннән, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- җирле бюджеттан финанслана торган оешмалар  тарафыннан – җирле бюджет акчалары исәбеннән, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- башка эш бирүчеләр тарафыннан - үз акчалары исәбеннән тәэмин ителә.

Бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән кимрәк була алмый.

Игътибар итегез, хезмәткә түләүнең минималь күләменнән азрак хезмәт хакы билгеләү өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының  (КоАП) 5.27 ст. 6 өлеше буенча административ җаваплылык каралган.

Гаепле вазыйфаи зат өчен кисәтү яки ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу рәвешендә җәза каралган. Юридик зат булмаган эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар өчен штраф күләме бер мең сумнан биш мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен - утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International