ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм ялгызы гына  8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлады.

        Гариза язучыларының кайберләренең  шәхси кабинетларында карар кабул  ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелде инде. Хәбәрнамәләр түләү билгеләнү, кире кагылу яисә гариза карау вакытының озайтылуы хвкында булырга мөмкин.

        Шуны аңлау зарур, пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли.

        Ай саен бирелүче пособие билгеләүне кире кагу хакында карар чыгаруга сәбәпче булган төп критерийларга тукталыйк:

1.     Гаиләдә җан башының керемен Татарстанда җан башына кабул ителгән яшәү минимумыннан- 9955 сумнан артык булуы.

Мәсәлән: Гариза 2021 елның июлендә бирелеп, сезнең 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр вакыт аралыгында җан башына булган керем әлеге суммадан артып киткән очракта, пособие түләнмәячәк.

Пособие билгеләгәндә түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый:

-     3 яшьтән 7 яшькәчә әлеге балага алдагы чорда түләнгән псобиеләр;

-     8 яшьтән 16 яшькә кадәрге әлеге балага алдагы чорда түләнгән пособиеләр;

-     бер тапкыр күрсәтелә торган материаль ярдәм һәм иминият түләүләре;

-     социаль контракт кысаларында бирелгән акчалар;

-     гариза биргән көнгә 18 яше тулган (Россия Федерациясе субъектлары законнар җыелмасында каралган аерым очракларда – 23 яшь) балага түләнгән пособиеләр һәм башка төр түләүләр һәм алиментлар;

-     18 яшькәчә кадәрге инвалид баланы яисә тумышлыктан 1 төркем инвалидны караучы хезмәткә яраклы кешегә ай саен бирелүче түләүләр.

2.     Гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 1037 санлы Карар белән беркетелгән нормадан артык күләмдә хәрәкәт итә-итми торган милке булу (мәсәлән: гариза язучының 2 яисә аннан күбрәк автомобиле, гомуми мәйданы гаиләнең һәр кешегә 24 квадрат метрдан арткан 2 яисә күбрәк фатиры булу, гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк бала булган очракта, күрсәтелгән нормадан артыграк рөхсәт ителә*).

3.      Пособие сорап язылган гаризада дөрес яки тулы булмаган мәгълүматлар: МИСАЛЛАР:

а) түбәндәге мәЪүлүматлар юк:

- йөкле хатын-кыз исәпкә баскан  медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы;

- алимент түләтү турында карар  чыгарган суд органының тулы  исеме адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем - фамилиясе.

б) Мәгүлүматлар дөрес күрсәтелмәгән:

- баланың СНИЛСы;

- баланың исем-фамилиясе, әтисенең исеме (гаилә әгъзаларының);

- баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне;

- гаилә составы турындагы мәгълүмат;

- гаилә хәле турында;

- гаризага гаиләдә җан башына  айлык керемне исәпләгәндә исәпкә  алына торган гаилә әгъзасы өстәлгән.

4.     Гариза белән мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау (“нуль кереме кагыйдәсе”). Пособие гаиләдәге өлкә кешеләрнең хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем, пенсия) булганда билгеләнә.

Керем булмау объектив тормыш шартлары белән нигезләнгән очракта, “нуль кереме кагыйдәсе” кулланыла. Керем булмауга түбәндәге сәбәпләр нигез булып тора:

-     күп балалы гаиләдә әти-әнинең берсенең 12 ай дәвамында кереме юк, икенчесе хезмәт, эшмәкәрлек яисә иҗади эшчәнлек, пенсия яки стипендия формасында керем ала;

-     ялгыз ата яки ана турында сүз барганда (баланың рәсми рәвештә я әнисе, я әтисе генә бар, икесенең берсе я үлгән, я баланың таныклыыгына язылмаган, я хәбәрсез югалган);

-     3 яшькә кадәрге баланы карау;

-     инвалидлык булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене тәрбияләү;

-     23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә укуы:

-     чакыру буенча хәрби хезмәттә булу һәм хәрби хезмәттән кайткач өч ай вакыт;

-     “эшсез” статусында булу (мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми төркәлгән булу раслану һәм 6 ай дәвамында шул статуста булу);

-     иректән мәхрүм ителү вакыты һәм азат ителгәннән соң өч ай вакыт.

5.     Кире кайтарылганнан соң бердәм дәүләт хезмәтләре аша гаризасын төзәтеп кабат бирмәү.

6.      Гариза белән мөрәҗәгать итүченең Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә 10 эш көнендә документлар (мәгълүматлар) бирмәү (мәсәлән: чит дәүләтләрнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән документларны тапшырмау (туу турында таныклык, суд карары, язылышу турында таныклык) гариза язучының һәм аның 23 яшькәчә гаилә агъзаларының урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортының көндезге уку бүлегендә укуны раслаучы белешмә һәм башка документлар**).

Игътибар! Булачак әниләргә һәм ялгыз әти-әниләргә үзләренең яшәү шартларының әлеге критерийларга туры килүен бәяләргә һәм гариза язганда  игътибарлы булырга кирәк!

 

“Түләүләрнең икесе дә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләп билгеләнә. Шуңа күрә, гаилә агъзаларының һәркайсының материаль хәлен объектив бәяләү өчен, алар турында шактый бай мәгълүмат тупларга кирәк: рәсми керем, социаль ярдәм чаралары, хәрәкәт итә- итми торган милек иясе булу, мәшгульлек үзәгендә исәптә тору-тормау һ.б. Әлеге мәгълүматларны алу өчен белгечләр төрле оешма ведомстволарга сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләрнең Дәүләт хезмәтләре порталына гариза карау 20 көнгә озынайтыла дигән хәбәр килү әнә шул сорауларга җаваплар алынмау белән бәйле. Гариза каралуның максималь срогы – гариза төркәлгәннән соң 30 эш көне (календарь көн түгел);- дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

*1037 санлы 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән  Карар Кагыйдәләренң 13 пункты

**2021 елның 28 июнендәкабул ителгән Карарга  документлар исемлеге

 

 


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

  Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар кысаларында төрле социаль түләүләрне гамәлгә ашыра: аларга – айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО) һәм өстәмә материаль тәэминат (ДМО) керә.

       Айлык акчалата түләү - Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан түбәндәге категориягә караган гражданнарга бирелә торган социаль түләү. Алар:

-     Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан җәрәкәтләр ветераннары;

-     инвалидлар, инвалид балалар;

-     фашизмның балигъ булмаган тоткыннары;

-     радиация тәэсирендә зыян күрүчеләр.

  Пенсия фонды сайтының  “Социаль түләүләр” бүлегендә айлык акчалата түләү алуга хокукы булганнарның тулы исемлеге бирелә.

   Айлык акчалата түләү гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук  фондның теләсә кайсы территориаль фондына яисә күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

   2020 елның 28 июленнңн – Россия хезмәт Министрлыгының 327н саны приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык инвалид дип табылган гражданинның каралу акты чыгарылмасы нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат  “Инвалидларның Федераль Реестры” дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына.

    Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 еоның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне  озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми.

    Гражданин бер законда каралган берничә төр акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләү аларның отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә.

    Татарстанда 322558 кеше айлык акчалата түләү ала.

    Федераль законнар кысаларында ташламалар һәм социаль ярдәмгә хокукы булган, ярдәмнең акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрҗьә кадәр фикерләрен үзгәртү хакындагы гаризаны территориаль органнарга, күпфункцияле үзәккә килеп яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә була.

    Социаль  хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә:

-     рецепт буенча медицинада кулланучы дару препаратлары; рецепт буенча медицина изделияләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануы махсуслаштырылган изделиеләр;

-     төп авыруларны кисәтү өчен шифаханәләргә путевкалар;

-     дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару-кайту, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.

Өстәмә айлык материаль тәэминат (ДЕМО) аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган түләү. Материаль тәэминат алу хокукына яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Категориясенә карап түләү күләме 500 яисә 1000 сум тәшкил итә.

1000 сум күләмендә өстәмә материаль тәэминат

-     Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына;

-     Сугышчан җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларга;

-     Канцлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри  тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына бирелә.

     Татарстанда 1661 кеше өстәмә материаль тәэминат ала.

     500 сум өстәмә материаль тәэминат түбәндәге категорияләргә түләнә:

-     Хәрәкәттәге армия составына кермәгән сугышчан частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында 1941 елның 22 июненән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 ай хезмәт иткән хәрбиләргә, шулай ук әлеге чорда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә;

-     Сугыш чорында һәлак булучыларның тол калган хатыннарына;

-     Бөек Ватан  сугышы инвалидларының тол калган хатыннарына;

-     “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе бнлән бүләкләнүчеләргә;

-     Нацист канцлагерьлары, төрмәләре һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарына.

        ДЕМОны 500 сум күләмендә Татарстан Республикасында 1710 кеше ала.

        Бу акчаны Пенсия фонды гражданнарга пенсия белән бергә түли. Өстәмә материаль тәэминат хокукларыннан файдаланучыларга яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә тәэминатка хокуклы кеше пенсия яшенә җитмәгән булса, Пенсия фондының территориаль органнары бу төр түләүне билгели һәм түли. Түләүгә хокукы булган Россия гражданины даими рәвештә чит илдә яшәсә, түләү Россия Пенсия фонды аша башкарыла.

       Берьюлы берничә өстәмә түләүгә хокукы булучыларга ул бары бер, гражданнар өчен отышлы вариант буенча гына билгеләнә.

       Өстәмә материаль тәэминат (ДМО) – Россия Федерациясенең законнар җыелмасы яктылыгында билгеләнеп, пенсиягә өстәлә торган түләү. Иң зур күләмдә өстәмә түләү Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Дан Орденының өч дәрәҗәсе ияләренә, шулай ук Россия Федерациясе Герое, Изге Апостол Андрей Первозванный Ордены яки 1 дәрәҗә  “Ватан алдындагы казанышлары” өчен ордены белән бүләкләнгән пенсионерларга бирелә

        Өстәмә түләү иминият пенсиясенә өстәлә һәм һәр категория өчен аерым күләмдә билгеләнә һәм пенсия белән бергә түләнә.

        Татарстан Республикасында  әлеге категориягә караучыларның 13е Социалистик Хезмәт Геройлары.

        Игътибар: Өстәмә материаль тәэминат түләүле эш башкарган чорда түләнми.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

 Агымдагы елның 6 аенда Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына  58 млн. сум акча түләде.

        Вафат булучы  иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын алу өчен гариза язарга кирәк.

       Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытында пенсия тупланмалары РФ Пенсия фонды аша формалаштырылса, гариза  Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында кабул ителә һәм акча Россия Пенсия фонды аша түләнә. Пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында формалаштырган туганнарының  вафат булуыннан соң 6 ай дәвамында Пенсия фонды аларның хокук дәвамчылары  тапшырылган документларны бергә туплый. Җиденче ай дәвамында пенсия тупланмаларын түләү яисә хокук дәвамчыларының мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.Акча карар чыгарылган айдан соң килүче айның 20 сеннән соңга калмыйча күчерелә.

       Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытына пенсия тупланмалары  дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында формалаштырылган очракта, хокук дәвамчылары гаризаларын дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына тапшыра һәм акча да шул фонд аша түләнә.

       Шунысын истән чыгармаска кирәк: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча хокук дәвамчыларының мөрәҗәгать итү вакытлары чикләнә. Гариза вафат булучының үлеменнән соң 6 ай узганчы тапшырылырга тиеш. 6 айдан соң хокук дәвамчысы булу фактын суд аша исбатларга туры киләчәк.

         Вафат булган иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын түләүгә кагылышлы мәгълүматны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә, шулай ук Россия Пенсия фондының интернет сайтында танышырга мөмкин.


2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бу атнадан башлап Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады.

       Исегезгә төшерәбез, бу төр түләүне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь, указга кул куелу вакыты – 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган балалар, шулай ук мәктәп программасы буенча белем алуны дәвам итүче физик мөмкинлекләре чикле гражданнар ала.

       Гаризалар 3 ай дәвамында – октябрь ахрына кадәр кабул ителә. Акча гариза белән мөрәҗәгать итүче гаризасында күрсәткән исәп счетына күчерелә. Ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының картасыз счеты (саклык кенәгәсе яисә) банк картасы булырга мөмкин.

      Белешмә өчен: 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны Татарстанда яшәүче 563 000 бала алачак. Түләүләрнең гомуми күләме 5,63 млрд. Сум тәшкил итә.


16
июль, 2021 ел
җомга

Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый.

Пособие кемнәргә түләнә?

Әлеге төр түләү 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә (балага агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш). Ул Россия территориясендә яшәүче Россия гражданнарына гаилә кереме күләмен исәпкә алмыйча гына бирелә.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Мәктәп укучыларына түләүгә гаризалар август аенда автомат рәвештә формалаштырылды. 6-18 яшьлек балаларның әти-әниләренең күпчелегенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар, фондта булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә формалаштырылып, ата-аналарның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына таратылды. Түләүне рәсмиләштерүне төгәлләү өчен ата-аналарга гаризадагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә һәм эшкәртүгә рөхсәт кенә бирергә кирәк.

Гаризалар тутырганда, Пенсия фонды узган ел 16 яшькәчә балаларга пособие түләү барышында туплаган мәгълүматлар файдаланыла. Аларга гариза бирүче ата-ананың  исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС), балалар турында мәгълүматлар, шул исәптән гражданлык халәте актларын теркәү бүлегеннән алынган язмалар, шәхси лицевой счет номеры һәм акча күчерелергә тиешле счет номеры керә. Шул мәгълүматларның кайберләре хәзер актуаль булмаган яисә башкаларына алмаштырылырга тиеш булган очракта, ата-ана аларга үзгәреш кертә.

Агымдагы елның 11 июлендә үк инде ата-аналарның, шул исәптән узган елда гаризаларны Пенсия фондына китереп тапшырып, соңрак электрон кабинет ачканнарының да шәхси кабинетларында гаризалар күренә башлады. Чынлыкта исә гаризалар 15 июльдән карала башлый һәм 3,5 ай дәвамында – октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Түләү алуга хокуклары булган ата-аналар әлеге вакыт аралыгында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.

Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Уллыкка алучылар һәм попечительләр гаризаны электрон вариантта тапшыра алмый, аларга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия фондында гариза теркәлгән көн гариза тапшырылган көн дип санала. Гаризалар нигездә 5, аерым очракларда 10 эш көнендә карала.

Пособие кайчан түләнә башлый?

Акчалар август аенда мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризада күрсәтелгән счетларына күчереләчәк. Ул Россия территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының саклык кенәгәсе яисә банк картасы булырга мөмкин.

Пособие нинди сәбәпләр белән түләнмәскә мөмкин?

Түбәндәге сәбәпләр пособие түләмәскә нигез була: баланың яисә гариза бирүченен Россия гражданлыгы булмау; баланың яше Указда күрсәтелгән яшь аралыгына туры килмәү; 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле баланың мәктәптә укымавы; әтинең яисә әнинең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе; балага карата опекунлык яисә попечительлек хокукы бетү; мәктәптә укучы яисә инвалид баланың үлеме; дөрес булмаган мәгълүмат бирү яки пособиенең моңа кадәр ата-ананың берсенә түләнүе. Түләүне кире кагу турындагы хәбәрнамә, сәбәбе күрсәтелеп, гражданнарның дәүләт порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Белешмә: Татарстанда 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүгә 468мең бала дәгъва итә. Түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд. сум тәшкил итә.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр финанс хәлле булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала үстерүче ялгыз әти-әниләргә пособие билгеләү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә. Гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында һәм яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белңн эшләү хезмәтенә килеп тапшырыга мөмкин.

“Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында”гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр буенча яңа төр түләүләр ялгызы гына 8 яшьтән 17 яшькәчә бала тәрбияләүче әти-әниләргә, суд карары нигезендә алимент билгеләнеп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаган яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә һәм иртә срокта йөклелек буенча медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга түләнә.

Ике төр түләүнең күләме регионда кабул ителгән яшәү минимумына бәйле. Тулы булмаган гаиләләр өчен ул баланың яшәү минимумының 50 %, ә булачак әниләр өчен хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумының яртысын тәшкил итә.

Безнең Республикада ялгызы бала үстерүче гаиләләр өчен һәр балага 4997,50 сум, (Татарстан Республикасында баланың яшәү минимумы 9995 сумның 50%), йөкле хатыннарга 5311 сум (Татарстанда хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумы- 10622 сумның яртысы) тәшкил итә.

Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнәчәк, бу исә гражданнар гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә бирә алалар дигәнне аңлата. Шул ук вакытта кирәкле документлар белән гаризаны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тә бирергә мөмкин.

Гражданин дәүләт хезмәләреннән файдаланган очракта гариза бирә белән генә чикләнә, Пенсиф фонды хезмәткәрләре кирәкле барлык мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә үзләре соратып алалар. Гаризаның каралу статусы шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырыла.

      Гаризаны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшыручыларның үтенечләре канәгатьләндерелгән очракта пособие закон билгеләгән срокта счетка күчерелә, гариза бирүчегә өстәмә хәбәрнамә җибәрелми. Түләү билгеләнмәгән очракта  карар чыкканнан 1 эш көнендә гариза бирүчегә бу хакта кире кагуның сәбәбе күрсәтелеп хәбәрнамә җибәрелә.

       Пособие алу өчен төп шарт - гаиләнең керем күләме. Кагыйдә буенча ул Татарстан Республикасында җан башына яшәү минимумыннан- 9955сумнан  артмаска тиеш.  Пособие “Мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү”  юлы белән билгеләнә, бу пособиене гаиләнең барлык керемнәре һәм милкен исәпкә алып, шулай ук “нуль кереме” кагыйдәсен кулланып билгеләүне аңлата.

“Нульле керем” төшенчәсе, төгәлрәк әйткәндә, нульле керем кагыйдәсе айлык түләү билгеләгәндә керемнең: хезмәт хакы, пенсия, стипендия, бизнестан яисә үзмәшгульлектән алган табыш, авторлык гонорары рәвешендә берәр төре булырга тиешлекне аңлата.

Исәпкә алына торган чорда бу табышларның берсе дә булмаса һәм нульле керемнән җитди сәәбәп күрсәтелмәсә, гаиләгә түләү билгеләнмәү турында карар чыгарыла.

Керем булмауның җитди сәбәпләре түбәндәгеләр:

  • 3 яшькә җитмәгән баланы карау;
  • Инвалидлык булган яисә 80 яшьтән өлкән кешене тәрбияләү;
  • 23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә белем алуы;
  • 3 айдан озаграк дәвалану;
  • Хәрби хезмәт срогын үтәү һәм азат ителгәннән соң 3 ай;
  • Хокуктан мәхрүм ителү һәм азат ителгәннән соң 3 ай;
  • Баланың я әтисе, я әнисе генә булу (икенчесе үлгән, хәбәрсез югалган яисә документта теркәлмәгән);
  • Эшсезлек, әмма мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң 6 ай артык түгел;
  • Күпбалалы гаиләнең әти-әнисе.

Шунысын искәртү зарур, җитди сәбәпләр чорлары кушып исәпләнелә, бу исә бер җитди сәбәп булган чорга икенчесе кушылып санала дигән сүз. 12 айның 10сында нульле керемнең сәбәбе нигезләнгән очракта пособие билгеләнә.


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Интернетта наркотиклар куллану процессын демонстрацияләү яки тасвирламасы өчен җаваплылык 

«Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында» 08.01.1998 ел, №3-ФЗ Федераль законның 46 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, наркотик чараларны куллану ысуллары турында мәгълүмат тарату тыела, чөнки аларны пропаганда булып тора.
РФ КоАП 6.13 статьясы нигезендә наркотик чараларны пропагандалаган яки законсыз рекламалаган өчен административ җаваплылык билгеләнгән.
2020 елның 30 декабрендәге 512-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ КоАПның 6.13 статьясы «Интернет»мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып наркотик чараларны пропагандалаган өчен җаваплылыкны күздә тоткан 1.1 өлеше белән тулыландырылды.
Әлеге хокук бозуны кылган өчен административ штраф рәвешендә җәза каралган, аның күләме гражданнар өчен – биш меңнән утыз мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен илле меңнән йөз мең сумга кадәр тәшкил итә. Юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы затлар һәм юридик затлар бер миллион биш йөз мең сумга кадәр штраф рәвешендә яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору рәвешендә җәзага дучар ителергә мөмкин.
Әгәр күрсәтелгән гамәлләр чит ил гражданы яисә гражданлыгы булмаган зат тарафыннан башкарылган булса, аңа штрафтан тыш, унбиш тәүлеккә административ арест һәм Россия Федерациясеннән читкә административ куып чыгару да кулланылырга мөмкин.
Мондый хокук бозулар кылуның билгеле фактлары турында теләсә кайсы граждан административ тикшеренүләр алып бару үз компетенцияләренә кергән Эчке эшләр органнарына хәбәр итәргә хокуклы.

Штраф түләмәгән өчен җаваплылык


Штраф административ хокук бозулар кылган өчен кулланыла торган иң киң таралган санкция булып тора.
Салынган түләтүне түләү срогы тиешле карар үз көченә кергән көннән 60 көннән дә соңга калмыйча яисә кичектереп тору срогы чыккан көннән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырыла.
Әмма җаваплылыкка тартылган затлар еш кына матди җәзаны үтәүдән читләшә.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен җаваплылык каралган. Статьяның санкциясе түләнмәгән штраф суммасының ике тапкыр күләмендә җәза бирүне, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә җәза бирүне, йә 15 тәүлеккә административ арестны, йә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне күздә тота.
Беренче штраф, аны түләмәгән өчен, алга таба җәза бирүгә карамастан, мәҗбүри үтәлергә тиеш.


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 июлендәге 269-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы, «дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы нигезендә, министрлыкның 04.06.20021 ел, № 1729-р боерыгын үтәү йөзеннән, 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

Дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек 2022 елның 1 гыйнварына кадәр башкарыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүнең әзерлек этабы кысаларында «дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ЦГКО» ДБУ) тиешле күчемсез милек объектларының хокук ияләреннән күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.

Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен, күчемсез милек объектлары хуҗалары тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары турында, шул исәптән бәяләү объектларының төп, Сан һәм сыйфат характеристикаларын: рөхсәт ителгән файдалану төрен, урнашу урынын, мәйданны, фактта файдалану, җир участогының ераклыгын, күчемсез милек объектының кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны ачыклау буенча, «ҮККО» ДБУНА декларацияләр бирергә хокуклы.

Күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларация формасы һәм аны карау тәртибе Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларацияне карау тәртибен, шул исәптән аның рәвешләрен раслау турында»2009 елның 4 июнендәге 318 номерлы боерыгы белән расланды.

Күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итү гамәлгә ашырыла:

1) 420021, Казан шәһәре, Париж Коммунасы ур., 8 йорт (бина почмагыннан керү, документларны кабул итү зонасы «БТИ " АҖ»);

2) «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУнең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан филиаллары; https://mfc16.tatarstan.ru/filials-map);

3) электрон документ формасында (мөрәҗәгать «ЦГКО» ДБУ электрон почтасы буенча көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән таныкланырга тиеш: Gbu.Cgko@tatar.ru к

Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган cgko.tatarstan.ru «хезмәтләр» бүлегенең «күчемсез милек объекты характеристикалары турында Декларация " бүлекчәсендә»


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Муниципаль хезмәткәрләргә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу турында чикләүләрне һәм тыюларны, таләпләрне үтәмәгән һәм коррупциягә каршы тору максатларында «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 02.03.2007 ел, № 25-ФЗ Федераль законда, «коррупциягә каршы тору турында» 25.12.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль законда билгеләнгән бурычларны үтәмәгән өчен, тиешле нигезләр буенча муниципаль хезмәттән кисәтүләр, шелтә, шелтә, эштән азат итү рәвешендә, шул исәптән ышаныч югалуга бәйле рәвештә, дисциплинар җәза каралган.

Коррупцион хокук бозуга юл куйган муниципаль хезмәткәр, аның дисциплинар җаваплылыгы турындагы мәсьәләне хәл иткәнче, вакытлыча (әмма бер айдан да артык түгел), акча эчтәлеген саклап калып, вазифа йөкләмәләрен башкарудан азат ителергә мөмкин. Муниципаль хезмәткәрне вазыйфаи бурычларны үтәүдән читләштерү яллаучы (эш бирүче) вәкиле карары белән башкарыла.

Муниципаль хезмәткәрләр белән хезмәт килешүен өзү өчен түбәндәге коррупцион хокук бозулар нигез булып тора: - муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрне үтәмәү («Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында " Федераль законның 13 статьясы).»);

- муниципаль хезмәт белән бәйле тыюларны үтәмәү («Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында " Федераль законның 14 ст.»);

- мәнфәгатьләр конфликтын яклаучы муниципаль хезмәткәрләргә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар күрү («Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында " Федераль законның 14.1 ст. 2.3 ө.)»);

- үзенә буйсынган муниципаль хезмәткәрнең шәхси кызыксынуы барлыкка килүе турында мәгълүм булган, ул мәнфәгатьләр конфликтына, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар («Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында " ФЗның 14.1 ст. 3.1 ө.) китереп чыгара яисә китерергә мөмкин булган яллаучының вәкиле булган муниципаль хезмәткәрләрне кабул итү ("Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" ФЗның 14.1 ст. 3.1 ө.)»);

- муниципаль хезмәткәрләргә үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү, яисә белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат бирү мәҗбүри булган очракта («Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» ФЗның 15 статьясындагы 5 өлеше).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International