3нче декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә барлык игътибар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелә. Бу көн безнең арабызда чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнар булуын һәм аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәклекне кабат искәртә.
Россия Феедерациясе Пенсия фонды илебездә физик мөмкинлекләре чикле булган төрле категорияле гражданнар өчен уңай мөхит тудыру буенча дәүләт программасын тормышка ашыруның өстенлекле юнәлншләренең берсе буларак, инвалидларны социаль һәм пенсион тәэминатын гамәлгә ашыручы иң төп дәүләт институты булып тора.
Инвалидлык буенча төп төр түләүләргә түбәндәгеләр керә:
Бүгенге көндә Татарстанда 56189 кеше, Байконур шэхэрендэ 293 кеше инвалидлык буенча пенсия ала.
Болардан тыш төп түләү төрләренә күләмнәре ел саен индексацияләнүче айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы да керә.
Инвалидлык буенча иминият пенсиясе I, II яисә III төркем инвалид дип табылган һәм ким дигәндә 1 көн иминият стажы булган гражданнарга билгеләнә. Бу очракта инвалидлык алуның сәбәбе, аның кайчан алынуы, гражданинның эшләү яисә эшләмәве әһәмиятле түгел.
Инвалидлык буенча социаль пенсия I, II, III төркем инвалидларга, шул исәптән балачактан инвалидларга, инвалид балаларга һәм хезмәт стажы булмаган гражданнарга түләнә. Бу очракта кешенең Россия Федерациясе территориясендә даими яшәве һәм “хезмәткә яраксыз” категориясенә керүе шарт.
Хәрби хезмәт, космик очыш яисә очышка әзерләнү, радияция яисә техноген һәлакәт нәтиҗәсендә инвалид булып калган гражданнар инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе алалар.
Инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия алучылар аерым шартлар (кирәкле хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентын туплау яисә пенсия яшенә җитү) үтәлгән очракта картлык буенча социаль яки иминият пенсиясенә күчә алалар, соңгысы исә шул күләмдә яисә артыграк билгеләнә.
Айлык акчалата түләү- Пенсия фондының инвалидларга социаль ярдәм йөзеннән билгеләнә торган түләүләрнең берсе. Ул ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган тоткыннары, радиация тәэсирендә каза күргән аерым төр категория гражданнарга билгеләнә.
Айлык акчалата түләү алучыларга үз эченә дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, дәвалау туклану продуктлары; шифаханәләрдә дәвалау һәм авыруларны кисәтү өчен юлламалар бирү, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм дәвалану урынына бару-кайту өчен шәһәрара транспорттан бушлай файдалануны алган социаль хезмәтләр җыелмасы бирү дә каралган.
“Инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен бүгенге көндә Пенсия фондына килү кирәкми. Пенсияне Россия Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза юллап рәсмиләштерергә мөмкин, киләчәктә әлеге хезмәтне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләүгә күчү күздә тотыла, ягъни пенсия гражданнарга инвалидлык бирелүгә автомат рәвештә билгеләнәчәк”, дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчәсе Эдуард Вафин.
Инвалидлык буенча барлык төр пенсияләрнең хәзерге вакытта инвалидларның федераль реестрыннан файдаланып билгеләнүен искәртү урынлы булыр. Пенсия фондына мөрәҗәгать итүче инвалид бары гариза гына тапшыра, калган барлык мәгълүматларны фонд реестрдан һәм үзенең мәгълүмат системасыннан ала.
Реестрдан файдалану кайбер хезмәтләрне инвалидларга гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, айлык акчалата түләү гариза алмыйча гына билгеләнә. Барлык билгеләү процессы автомат рәвештә, медик-социаль экспертиза бюросыннан алынган мәгълуматларга нигезләнеп башкарыла.
Болардан тыш, короновирус таралуны кисәтү максатында узган елның язында Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе дә әлегәчә гамәлдә, киләсе елның мартына кадәр инвалидлык буенча пенсия алу автомат рәвештә, инвалидлар реестрына медик-социаль экспертиза бюросыннан алынган мәгълуматларга таянып озайтыла.
Инвалидлар яисә инвалид балаларны йөртә торган автомобильләрнең парковкалардан түләүсез файдалана алулары-физик мәмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярдәм итү юнәлешендә ясалган тагын бер адым.
Бу очракта да Пенсия фондына килергә кирәкми. Гаризаны онлайн вариантта, ягъни Дәүләт хезмәтләре порталындагы Шәхси кабинетта, инвалидларның федераль реестры сайтындагы “Инвалидның Шәхси кабинеты” аша яисә күпфунцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин. Гаризада инвалидны йөртәчәк автомобильнең номеры, маркасы һәм моделе күрсэтелә. Мәгълуматлар алда санап үтелгән ысулларның берсе белән инвалидларның федераль реестрына кертелгәннән соң, автомобиль турында тулы мәгълумат базада күренә һәм илебез территориясендәге теләсә кайсы регионда тулы хокукка ия була. Реестрны барлык субъектларның власть органнары карый ала, алар җәмәгать урыннарындагы ташламалы туктап тору урыннары санын билгели. 
Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге
8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
8-960-088-30-74
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан, балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, «балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» Федераль проекты кысаларында, «Демография» милли проекты составында «Гаилә ипотека»ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.
Россия Федерациясе Президентының программа шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар үз көченә керде һәм күздә тота:
- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр программа кысаларында ташламалы ипотека кредитлары алу мөмкинлеге;
-Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга, һәм анда индивидуаль торак йорт төзүгә, юридик заттан яисә шәхси эшмәкәрдән Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт сатып алуга бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.
Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/
https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/
Интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән. Хәзер халыкның е-mail адресына иминият тупланмаларын кайтару турында ялган мәгълүмат җибәрә башлаганнар.
Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсенә матбугат хезмәтендә кисәттеләр. “Кире кайтаруны теркәү” төймәсенә басарга ярамый, билгесез сайтларда үзегезнең банк карталары мәгълүматларын тутырмагыз. Мошенниклар тозагына эләкмәгез, уяу булыгыз”, - дип кисәтте Татарстан халкына фондның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.
Ноябрьнең беренче көннәре ял көннәре дип игълан ителүгә карамастан, Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Клиентлар хезмәтләре 1,2,3 ноябрьдә гадәти режимда алдан язылу буенча эшләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык төр хезмәтләре дә гражданның шәхси кабинеты аша күрсәтелә. Пенсия фондына үзегезгә килергә кирәк булган очракта, гражданинның шәхси кабинеты аша яисә контакт-үзәкнең 8-800-6-000-000 номеры буенча алдан язылып килергә мөмкин.
Шунысын искәртү зарур, барлык түләүләр китерү оешмаларына бернинди тоткарлыксыз һәм үзгәрешләрсез күчерелә.
Ноябрь бәйрәмнәрендә пенсияләрен почта бүлекчәләре аша алучыларга пенсияләре ял көненнән алда килгән эш көнендә китерелә. Кредит учрежденияләре һәм китерү хезмәтләренең түләү графигында үзгәрешләр юк.
Су биологик ресурсларын законсыз кулланган өчен җинаять җаваплылыгы турында
Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту) Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 статьясында каралган, иң киң таралган җинаятьләрнең берсе булып тора.
Су биоресурсларын яшәү тирәлегеннән тартып алуга яисә аларны экологик законнар нормаларын бозып үзләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләр җинаять булып тора.
Җинаять составының булу-булмавы турындагы мәсьәләне хәл иткәндә, мондый гамәлләр үзйөрешле йөзмә транспорт чарасы, шартлаткыч, химик матдәләр, электр тогы яисә башка тыелган кораллар һәм су биологик ресурсларын юкка чыгару ысулларын кулланып, уылдык чәчү урыннарында яисә миграция юлларында, махсус сакланучы табигать территорияләрендә, экологик бәла-каза зонасында, гадәттән тыш экологик ситуациядә йә мондый гамәлләр белән зур яисә аеруча зур зыян китергәндә башкарылган булуы шарт булып тора.
Үзйөрешле йөзмә транспорт чараларына двигательләр белән җиһазландырылган (мәсәлән, суднолар, яхталар, катерлар, моторлы көймәләр), шулай ук мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган башка йөзә торган конструкцияләр керә.
Уылдык чәчү урыны дип балык уылдык чәчә торган диңгез, елга, су яки сулыкның бер өлеше таныла, ә аңа таба миграция юлы - балыклар уылдык чәчү урынына бара торган юллар.
Су биоресурсларын куллану (тоту) тыелган районнар һәм вакытлар (чорлар), уылдык чәчү урыннары, шулай ук су биоресурсларын аулау (тоту) ысуллары һәм тыю кораллары төрләре Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 18 ноябрендәге 453 номерлы боерыгы белән расланган Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны балыкчылык кагыйдәләре белән билгеләнгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган такслар буенча йөз мең сумнан артык булган су биологик ресурсларына китерелгән зыян – зур зыян, ике йөз илле мең сум - аеруча зур зыян дип таныла.
Су биологик ресурсларын законсыз кулланган өчен җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана.
Әлеге җинаять өчен җәза аның квалификациясенә бәйле рәвештә өч йөз мең сумнан алып бер миллион сумга кадәр күләмендә штраф яки ике елдан алып биш елга кадәр чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә, йә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә ике елга кадәр төзәтү эшләре, йә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә каралган.
Бары тик үзләренең хезмәт хәлен кулланып яки алдан сүз куешып яки оешкан төркем белән затлар төркеме белән җинаять кылган өчен яки аеруча зур зыян салган өчен генә дә биш йөз мең сумнан алып бер миллион сумга кадәр штраф рәвешендә яки өч елдан биш елга кадәр вакыт эчендә хөкем ителүченең башка кереме яки ике елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү, билгеле бер вазыйфаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән өч елга кадәр яки аннан башка гына шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы каралган.
Гаепле затка җәза билгеләү аны су биологик ресурсларын законсыз аулаудан килгән зыянны түләтүдән азат итми.
Инвалидлык билгеләүнең гадиләштерелгән тәртибе 2022 елның 1 мартына кадәр озайтылды
РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган Затны инвалид дип тану тәртибенең гамәлдә булу срогы киләсе елның 1 мартына кадәр озайтылды. Элегрәк бу срок инде озайтылган иде һәм 2021 елның 1 октябрендә тәмамланырга тиеш иде.
Вакытлыча тәртип белән алдагы 6 айга алдан билгеләнгән инвалидлыкны автомат рәвештә озайту, шулай ук инвалидлык билгеләү максатларында гражданнарга бары тик читтән торып (шәхсән катнашмыйча) медик-социаль экспертиза үткәрү генә каралган.
Моннан тыш, РФ Хөкүмәтенең әлеге карары белән шулай ук Производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулар нәтиҗәсендә вакытлыча һөнәри хезмәткә сәләтне югалту дәрәҗәсен билгеләү тәртибе дә чираттагы тапкыр 2022 елның 1 мартына кадәр озайтылды. Медицина-социаль экспертиза учреждениеләрендә гражданнарны читтән торып тикшерү, шулай ук кабат тикшерү вакыты җиткәч һөнәри хезмәткә сәләтне югалтуның билгеләнгән процентын 6 айга озайту билгеләнгән.
Суд приказын чыгару һәм гамәлдән чыгару үзенчәлекләре турында
Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 126 маддәсе (алга таба - РФ ГПК) белән суд приказы судка суд приказы чыгару турында гариза кергән көннән соң биш көн эчендә чыгарыла дип билгеләнгән. Тикшерүче һәм бурычлы судка чакырылмый, суд тикшерүе үткәрелми. Суд приказы чыгарылган көннән алып биш көн эчендә аның күчермәсе бурычлыга җибәрелә. Приказ алынганнан соң ун көн эчендә бурычлы кеше аның үтәлешенә карата ризасызлык белдерергә мөмкин (РФ ГПК 128 маддәсе).
Мондый каршылыклар килеп чыкканда судья суд приказын гамәлдән чыгара һәм түләтүчегә белдерелгән таләпнең аларга дәгъвалау тәртибендә белдерелергә мөмкин булуын аңлата. (РФ ГПК 129 маддәсе).
Приказда күрсәтелгән бурычлыларның берсеннән кергән ризасызлык суд приказын гамәлдән чыгаруга китерә. Суд приказын юкка чыгару турындагы суд билгеләмәсенең күчермәләре якларга аны чыгарган көннән соң өч көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.
Шикаять бирү вакытын уздырган очракта, ул РФ ГПК 112 маддәсе нигезендә торгызылырга мөмкин.
Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен җаваплылык
Россия Федерациясе законнары нигезендә җир кишәрлеге гражданга яисә оешмага куллануга түбәндәге вариантларда бирелә: милеккә алу; арендага алу; сервитут; мирас итеп алына торган биләмә һ.б.
Җир кишәрлегенең рөхсәтсез биләү - ул чит җир биләмәсе территориясен хокукка каршы, законсыз үзләштерү яки аның өлешен хокук иясе ризалыгыннан башка тартып алу. Чит җирне законлы нигезләрдән башка биләү бозылган хокукны яклау буенча чаралар комплексына гына түгел, административ штраф салуга да китерәчәк. Җир кишәрлеген үз белдеге белән алу җитди хокук бозу, аның өчен гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылык каралган.
Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләүдә фаш ителгән затларга карата еш кына административ кануннарда билгеләнгән җаваплылык кулланыла. Ул штрафтан гыйбарәт, аның күләме участокны кадастр исәбенә куюга һәм кадастр бәясенең билгеләнүенә бәйле. РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.1 маддәсе нигезендә, җир кишәрлеген яисә аның өлешен үз белдеге белән биләү, шул исәптән җир кишәрлеген Россия Федерациясе законнарында каралган җир кишәрлегенә хокукка ия булмаган зат тарафыннан файдалану административ штраф салуга китерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәхси эшмәкәрләр җир кишәрлеген үз белдекләре белән алган очракта оешма буларак карала, һәм аларга карата штраф күләме дә шундый ук. Әгәр җир кишәрлеген рөхсәтсез биләү кишәрлекнең бер өлешенә карата башкарылса, штраф законсыз рәвештә биләнгән мәйданның гомуми мәйдан күләменә мөнәсәбәтеннән чыгып исәпләнә.
Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен административ җаваплылык куллану түбәндәгечә төзелә: вәкаләтле дәүләт органы хокук бозу фактын терки һәм хокук бозучыга хокук бозуны бетерү өчен вакыт билгели. Дәүләт күзәтчелеген (контролен), муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) хокук бозуны бетерү турындагы боерыгын билгеләнгән вакытта үтәмәү административ штраф салуга китерә. Необходимо помнить, что применение административного наказания не означает, что нарушитель избежит других мер ответственности.
Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен хокук бозучы җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. Россия Федерациясендә рөхсәтсез биләү турыдан-туры җинаять кылу булмый, әмма әгәр ул башка җинаять җәзасына тартылуга китерә торган гамәл кылу белән бәйле булса, гаепле кешегә РФ Җинаять кодексы буенча җәзага әзерләнергә кирәк.
Җир кишәрлекләрен рөхсәтсез биләү өчен җинаять җаваплылыгы мошенниклыкның бер өлеше булган очракта билгеләнергә мөмкин. Бу очракта, РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә, гаепле үзе генә булса, 2 елга кадәр, мөмкин, җинаять төркем тарафыннан кылынган булса 5 елга кадәр, хезмәт урыныннан файдаланып башкарылса, 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
Моннан тыш, җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен җинаять законнары буенча күчемсез милек әйләнеше кагыйдәләрен бозуга бәйле җинаятьләрнең аерым төрләренә карата да җаваплылыкка китерергә мөмкин. Аерым алганда, рөхсәтсез җир биләүне теркәү законсыз килешү яки ызанлау документларына ялган мәгълүматлар кую белән бәйле булса, бу җинаятьнең аерым составы булачак.
Шуны билгеләп үтү мөһим, бу рөхсәтсез җир биләүгә бәйле мөмкин булган җинаятьләрнең бер өлеше генә.
Салым салына торган мөлкәт һәм аның хуҗасы (мөлкәт характеристикаларын, салым базасын, Хокук иясе, ия булу чорын да кертеп) турында белешмәләр салым органнарына физик затларның яшәү урыны (тору урыны) буенча теркәлүен (миграция учетын), физик затларның гражданлык хәле актларын теркәүне, дәүләт кадастр исәбен һәм Күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнар, транспорт чараларын теркәүне гамәлгә ашыручы органнар, опека һәм попечительлек органнары, опека һәм попечительлек органнары (учреждениеләр)тапшыра., нотариус һәм нотариуслар, Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен таныклаучы документларны бирү һәм алыштыруны гамәлгә ашыручы органнар. Югарыда санап үтелгән теркәү органнары мөлкәткә салым салу максатларында кулланыла торган әлеге белешмәләрнең дөреслеге, тулылыгы һәм актуальлеге өчен җаваплы. Күрсәтелгән органнар үзләренең мәгълүмат ресурсларында (реестрларда, кадастрларда, регистрларда һ.б.) булган мәгълүматлар нигезендә салым хезмәтенә мәгълүмат тапшыралар.
Салым түләүче фикеренчә, салым хәбәрнамәсендә милек объекты яки аның хуҗасы (шул исәптән объектка ия булган очракта, салым базасы) турында актуаль булмаган (төгәл булмаган) мәгълүмат булса, аны тикшерү һәм актуальләштерү өчен салым органнарына теләсә нинди уңайлы ысул белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:
1) «салым түләүченең шәхси кабинеты» кулланучылар өчен-салым түләүченең шәхси кабинеты аша;
2) башка затлар өчен: теләсә кайсы салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итү юлы белән йә почта элемтәсе юлы белән яки Россия Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисыннан файдаланып, «Россия ФСХЫНА мөрәҗәгать итәргә».
Гомуми кагыйдә буенча, салым органына салымнарны яңадан исәпләү һәм салым белдерү кәгазен үзгәртү өчен законнарда билгеләнгән нигезләрнең булуын/булмавын раслау (теркәү органнарына запрос җибәрү, салым ташламалары булу турында мәгълүматны тикшерү, актуаль салым базасын куллана башлау датасын билгеләү һ.б.), алынган мәгълүматларны эшкәртү һәм мәгълүмат ресурсларына кирәкле үзгәрешләр кертү (мәгълүматлар базасы, бюджет белән исәп-хисап карточкалары һ. б.) таләп ителә.
Салым (салым) яңадан исәпләү һәм яңа салым белдерүен формалаштыру өчен нигезләр булган очракта, салым инспекциясе 30 көннән дә соңга калмыйча (аерым очракларда күрсәтелгән срок 30 көннән дә соңга калмыйча озайтылырга мөмкин
Моннан 14 ел элек кебек үк, ана (гаилә) капиталына сертификат алучыларның сертификат акчасын торак шартларын яхшыртуына юнәлдерүе иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
“Демография милли проект кысаларында дәүләт программасы гаиләгә кергәннән бирле ана капиталы акчаларын файдаланырга карар кылган гаиләләрнең 88,2 проценты (258 мең гаилә) акчаны торак шартларын яхшыртуга, 2,4 % (5 мең гаилә) икенче балага айлык акчалата түләү рәсмиләштергән, 9,3% балаларга белем бирүгә тоткан. Бары 71 кеше генә ана капиталы акчасын ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешен арттыру өчен файдаланган. 2007 елдан Республикада ана капиталына 346 мең сертификат бирелгән.
Узган елның 1 нче гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталына сертификат алу хокук бирелде. Андыйлар быел гаилә бюджетларын 483 881 сумга арттыра алды. 2020 елдан башлап икенче балалары туган гаиләләр өчен ана капиталы суммасына тагын 150 550 сум өстәлде һәм гомуми сумма 639 431 сум тәшкил итте.
Сертификат рәсмиләштерүне гадиләштерү максатында быелның апреленнән Россия Федерациясе Пенсия Фонды ана капиталына сертификатны проактив рәвештә , ягъни гаиләләрдән гариза алмыйча гына бирә башлады. Апрельдән бүгенгегә 47618 сертификат проактив режимда тапшырылды.
“Бала туганнан соң ук ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә аның акчасыннан Пенсия Фондына мөрәжәгать итеп тормыйча да файдалана башлый ала” дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Ана капиталыннан файдалану өчен гаризаны Пенсия Фондының es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша , күпфункцияле үзәктә , шулай ук торак алу өчен кредит алынган банкта, шулай ук Пенсия Фондының территориаль органына мөрәжәгать итергә мөмкин. Бу очракта мөрәжәгать итүченең рәсми теркәлү һәм яшәү урыны мөһим түгел.
Әлеге төр хезмәт күрсәтелә башлаганнан алып бүгенгәчә Пенсия фонды органнарына мөрәжәгать итмичә, кредит учрежденияләре аша торак шартларын яхшыртуга кредит алу өчен 5275 гариза тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез: ана капиталына бәйле барлык исәп-хисап акча күчерү юлы белән генә башкарыла, сертификатны акчалата алу закон нигезендә тыела.