Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Надеждино авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Архив
Документлар
Надеждино авыл җирлеге башлыгы карарлары
Постановления
Карарлар
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү
Казан Изге Ана чиркәве
Авыл җирлекләре
Надеждино авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
сентябрь, 2021 ел
Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза тапшырырга соңга калмагыз.
Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора: · Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар; · Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама; · Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. “Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, бәлигъ булмаган яшьтә фашизт тоткынлыгында булучылар, радиация тәэсиреннән зыян күргән гражданнар ия. Бүгенге көндә Татарстанда дәүләт социаль ярдәменнән 148 меңгә якын кеше файдалана;- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Идарәчесе Эдуард Вафин. Шуны белү әхәмиятле! Дару препаратлары белән Дәүләт аптекалары тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
13
сентябрь, 2021 ел
Татарстанда яшәүче пенсионерларга берьюлы бирелә торган түләуләргә 11 миллиард сумнан артык акча жибәрелде.
Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218 960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. 2 сентябрьдә кредит учреждениеләре аша алучы 780 126 пенсионер акча алды инде. Элемтә булекчәләре һәм китерү хезмәтләреннән файдаланучы 341770 пенсионерга акча 3 сентябрьдән соң күчерелә башлый. “Акча пенсия алу көненнән иртәрәк бары тик кредит учреждениесе хезмәтләреннән файдаланучыларга гына күчерелде. Пенсиягә чыгып, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнеп тә, 31 августка пенсия алу хокукы булып та, беренче пенсияләрен алмаган гражданнарга да 10 мен сум акча соңрак түләнәчәк. Пенсия алучы һәркем 10 мен сум акча алачак”,- дип ышандырды Россия Пенсия фондының Татарстандагы Идарәчесе Эдуард Вафин.
31
август, 2021 ел
Кайбыч районы прокуратурасы аңлата.2021-2024 елларга Коррупциягә каршы торуның милли планы расланды
2021-2024 елларга Коррупциягә каршы торуның милли планы расланды. Россия Федерациясе Президентының 16.08.20021 ел, № 478 Указы белән» 2021-2024 елларга коррупциягә каршы тору милли планы" расланды, аның нигезендә коррупцияне кисәтүгә һәм аңа каршы көрәшкә, шулай ук коррупцион хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чаралар расланды. Аерым алганда, план нигезендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары депутатларына коррупцион хокук бозулар кылуга тарту очраклары турында прокуратура органнарына хәбәр итү бурычын йөкләү каралган; "Интернет" челтәрендә урнаштырылган керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү тәртибен камилләштерергә; федераль дәүләт хезмәтенә керү һәм аның аерым федераль дәүләт органнарында узуын тыюны (аларның эшчәнлеге үзенчәлегеннән чыгып), Россия Федерациясе Җинаять кодексының 76.2 статьясы нигезендә суд штрафын билгеләп, коррупция юнәлешендәге җинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән гражданнар өчен хезмәт килешүе буенча эшкә алуны тыюны билгеләү; коррупция юнәлешендәге җинаятьләр кылган өчен түләнмәгән хөкем ителмәгән затларга унитар предприятиеләргә һәм муниципаль учреждениеләргә җитәкче вазифага билгеләү тәртибен чикләргә (реабилитацияләү нигезләре буенча җинаять эзәрлекләве туктатылган очраклардан тыш); коррупциягә каршы тору өлкәсендә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда прокурорларның банк серен тәшкил итүче белешмәләрне алуга кагылышлы мәсьәләләрне хокукый җайга салуны камилләштерү; шулай ук керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматны кабул итәргә, автомат рәвештә эшкәртергә, мондый мәгълүматларны анализларга һәм аларны саклауга мөмкинлек бирә торган цифрлы технологияләр булдырырга һәм гамәлгә кертергә кирәк; җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыруга юнәлдерелгән "Интернет" челтәрендә контент булдыруны һәм таратуны тәэмин итәргә.
27
август, 2021 ел
Гражданнарны кабул итү турында
2021 елның 2 сентябрендә 13 сәгатьтә Кайбыч районы прокуратурасы бинасында Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А.Р., РФ Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегенең өлкән суд приставы Насыров Э.К. белән берлектә алимент, хезмәт хакы, пенсия һәм пособиеләр түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә. ТР Кайбыч районы прокуратурасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз